Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе мунициципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте. Гражданнар үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны дәүләт теркәвенә алу, тракторчы-машинист таныклыгы алуга уку һәм аларны бирү процессын оештыру мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр үз сорауларына аңлатмалар алды.