Алабуга муниципаль районының "ДИАЗ" УҖП ҖЧҖ автомәктәбендә имтихан булды

2019 елның 14 июне, җомга

13 июньдә "Диаз" УҖП ҖЧҖ автомәктәбе базасында "В", "С" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды. Тракторчы-машинист таныклыгы алуга 15 кеше кертелде, алар арасыннан 10 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды, гамәли өлешне "В", "С" категориясендәге автотранспорт чараларын йөртүче" һөнәри белем программасы буенча әзерлек узган 9 кеше тапшырды. Имтиханнарны уңышлы тапшыручылар әлеге категориядә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Имтихан тапшырмаучылар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.

Шияпов Марсель – Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International