Тәтеш муниципаль районында халык арасында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырулар дәвам итә. 2019 елның 13 июнендә Келәш авыл җирлегендә шундый тикшерү узды. Карауга 28 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма тапшырылды. Тикшерү нәтиҗәсендә 20 машина техник карау узу турында таныклык алды, 8 берәмлек буенча актлар төзелде. Техник карау вакытында хуҗаларга техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүнең төп шартлары, техник карап чыгу кагыйдәләре һәм тәртибе турында аңлатылды. Үзйөрешле машиналар системасында барлыкка килә торган төп җитешсезлекләргә күрсәтелде.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.