Актаныш муниципаль районында "Трактор-Тагылма 2019" профилактика операциясе уза

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Профилактик операцияне гамәлгә ашыру кысаларында районда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән уртак рейдлар оештырылды. Авыл җирлекләре территорияләрен тикшерү барышында сайланма рәвештә терлек азыгы әзерләүдә эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы тикшерелде. Барлыгы 22 берәмлек техника каралды. Ачыкланган бозулар буенча административ йогынты чаралары күрелде. Техниканың куркынычсыз эксплуатацияләү чаралары белән тәэмин ителмәве, кирәкле техник документациянең булмавы төп җитешсезлекләр булып тора.

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International