2019 елның 6 июнендә Югары Ослан муниципаль районында Матюшино урта мәктәбе базасында АІ, В, С категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды. Сынауга тапшырырга тиешле 13 кандидатның 10сы имтиханга кертелде, алар арасыннан 7 кеше сынауны уңышлы тапшырды.
Дмитрий Сибгатуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Югары Ослан муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.