ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

13 нче майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров Балык Бистәсе муниципаль районында булды.


14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 14 нче маенда Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов эш визиты белән Чүпрәле муниципаль районында булды.

Балык Бистәсе муниципаль районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 2020 елның 5 аенда яңа үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар сатып алынган.

Агымдагы елның 13 нче маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Звезда авыл җирлегендәге физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районындагы органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыруның 2020 елгы графигы нигезендә, 2020 елның 13 нче маенда Морт һәм Иске Юраш авылларында техника тикшерелде.

Хөрмәтле Сергей Александрович!

Туган көнегез уңаеннан иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!

Бу истәлекле көндә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тормыш иминлеге, кешеләрнең һәм мөлкәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча җаваплы эшегездә уңышлар телибез. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге алга таба да һөнәри бурычларны нәтиҗәле хәл итсен иде. Сезнең янәшәдә һәрвакыт ышанычлы дуслар булсын, ә туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәте һәм ярдәме Сезгә яңа үрләр яулауда һәм барлык юнәлешләрдә уңыш китерсен.

 

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 12 нче маенда, техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә, Колчура, Хурада һәм Татар Борнае авыл җирлекләрендә техника тикшерелде.

Хөрмәтле Илдус Махиянович!

Туган көнегез уңаеннан иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!


12
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 6 нчы маенда, расланган график нигезендә, Татар Ялтаны, Татар Талкышы, Нарат Елга авыл җирлекләрендәге физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International