Хөрмәтле Илдус Махиянович!
Туган көнегез уңаеннан иң җылы котлау сүзләрен кабул итегез!
Хезмәт эшчәнлеген сез авыл хуҗалыгы тармагында башладыгыз һәм соңгы 26 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеген җитәклисез. Уңышлылык, һөнәри осталык һәм эшегезгә намуслы каравыгыз Сезнең чын җитәкче, остаз булуыгызны таныклый, шул үзенчәлекләрегез аркасында Сез җитәкчелек ягыннан да, республикада да тирән ихтирам хисләрен яуладыгыз. Сез – чын дәүләт хезмәткәре, үз эшегезне һәм кече ватаныгызны ярата торган шәхес.
Бу истәлекле көндә Сезгә хас энергия, максатчанлык һәм оптимизм Сезне беркайчан да ташламасын һәм һәрвакыт уңышка ирешүдә юлдаш булсын иде, дип телибез. Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезне кайгыртып торсын, игътибар һәм мәхәббәт бүләк итсен. Сезгә һәм гаиләгезгә нык сәламәтлек, зур бәхет, иминлек һәм уңышлар телибез!
Иң изге теләкләр белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы