Әлки муниципаль районында техника тикшерелде

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

2020 елның 12 нче маенда, техник карау үткәрүнең расланган графигы нигезендә, Колчура, Хурада һәм Татар Борнае авыл җирлекләрендә техника тикшерелде. Техник карауга 44 берәмлек техника күрсәтелде, аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International