ТР Мамадыш муниципаль районы физик затларына караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде

2020 елның 15 мае, җомга

Мамадыш муниципаль районында, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыруның 2020 елгы графигы нигезендә, быелның 13 нче маеннан 14 маена кадәр Түбән Ушма, Югары Ушма, Кече Кирмән, Урта Кирмән, Югары һәм Түбән Яке авылларында, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, техника тикшерелде. Техник карауга 50 берәмлектән артык техника тәкъдим ителде, 14 техник карау акты рәсмиләштерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Барлык авыл җирлекләрендә дә җитәкчеләре үзләре дә техник карауда актив катнаша.

 

 

Илнур Сафин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International