2020 елның 6 нчы маенда, расланган график нигезендә, Татар Ялтаны, Татар Талкышы, Нарат Елга авыл җирлекләрендәге физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Хуҗалар үз техникасын әзерләүгә җитди караган, барлык техника да тикшерүне уңышлы узды. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.