Чүпрәле районында техник карау уздырылды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 13 нче маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Звезда авыл җирлегендәге физик затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге җирлек өч торак пункттан тора. Әгәр узган елларда техниканы үзәк утардагы өч авылдан җыйган булсалар, быел гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиена нормативларын үтәү өчен, һәр җирлектә, торак пункттан читтә, техника арасындагы интервалны үтәп, аерым-аерым карап үтелде. Карау өчен барлыгы 32 берәмлек техника тәкъдим ителде, 4 техник карау акты рәсмиләштерелде һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International