Алабуга муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга муниципаль районындагы органнарында теркәлгән үзйөрешле машиналарга һәм техниканың башка төрләренә техник карау уздыруның 2020 елгы графигы нигезендә, 2020 елның 13 нче маенда Морт һәм Иске Юраш авылларында техника тикшерелде. Техник карауга 29 берәмлек техника китерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Марсель Шиһапов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International