13 нче майда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Ул Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов белән бергә «Кама-Агро» ҖЧҖ, «Масловский» ААҖ хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аннары хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм район инвесторлары белән очрашу булды.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.