2021 елның 11 августында «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «AI» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
2021 елның 20 июленнән 20 августына кадәр «Комбайн операциясе» исеме белән үзара тикшерү буенча уртак рейдлар уза.
2021 елның 9 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Апас районында булды.
9 августта Сарман муниципаль районында чөгендер җыю техникасына ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды.
26 июльдән 9 августка кадәр «Бөтен гаилә белән ГТО» республика акциясе узды. Өч җиңүче махсус программа ярдәмендә сайлап алынган.
Урып-җыю комбайннарына дәүләт техник тикшерүләрен уздыруны тәмамлау һәм урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын имин эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 13 июлендәге 01-05/160-пр номерлы боерыгы нигезендә, Питрәч муниципаль районында 2021 елның 20 июленнән башлап шартлы рәвештә «Комбайн операциясе» дигән профилактик рейдлар үткәрелә.
«Комбайн» операциясе барышында, техниканы имин файдалану максатларында, 3, 4 август көннәрендә Чүпрәле районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге «П.В.Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ, «Эталон Агро» ҖЧҖ, «АгроТрансПорт» ҖЧҖ, «Низамов», «Хисамов» крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм физик затларда булган урып-җыю техникасын карап чыкты
Республикада «Комбайн» операциясе дәвам итә.
2021 елның 6 августында, расланган график нигезендә, «Татавтодор» АҖ Тәтеш юл-ремонт төзелеш идарәсендә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.
Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең җәрәхәт алуына һәм мөлкәткә зыян китерүгә юл куймау максатында Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау чаралары үткәрелә.