ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Лаеш муниципаль районында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрү графигы нигезендә 2021 елның 18 августында "Казан" халыкара аэропорты базасында техникага еллык техник карау уздырылды.

2021 елның 18 августында Спас муниципаль районында, ЮХИДИ хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе белән берлектә, «Комбайн» операциясе буенча рейд үткәрелде.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 19 августында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Яр Чаллы шәһәре, Маршал Жуков урамы, 23 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 16 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Р.М. Мөхәммәтҗанов, 2021 елның 13 июлендәге № 01-05/160-пр боерыкны үтәү йөзеннән, Баулы районы хуҗалыкларында шартлы рәвештә «Комбайн операциясе» дип аталган рейд үткәрде.

Яңа Чишмә районында «Комбайн» профилактик операциясе дәвам итә, ул 2021 елның 20 июлендә башланган иде.

2021 елның 16 августында Зәй муниципаль районы агрофирмалары бүлекчәләрендә чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды. 

2021 елның 13 августында Бөгелмә һәм Азнакай районы дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре «Комбайн операциясе» исеме белән үзара тикшерү буенча уртак рейд уздырды.


13
август, 2021 ел
җомга

Урып-җыю эшләре вакытында ашлык җыю техникасын эксплуатацияләгәндә гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатында, быелның 11-12 август көннәрендә Теләче районында «Комбайн операциясе» кысаларында профилактик рейд үткәрелде.

11 август көнне Кама Тамагы районы кырларында «Комбайн-2021» операциясе кысаларында комбайннарның торышы тикшерелде. 


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга техник карау уздыру план-графигы нигезендә, Питрәч районында сәнәгать оешмаларында дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән техникага карата әлеге төр чаралар үткәрү дәвам иттерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International