Питрәч районындагы «П.В Дементьев исемендәге КАТК» ДАҺБУ филиалында имтиханнар узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2021 елның 20 гыйнварында Питрәч муниципаль районының «П.В Дементьев исемендәге КАТК» ДАҺБУ филиалында «В», «С», «Е» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» һөнәре буенча имтиханнар узды. Имтихан бирергә килгән 20 кеше арасыннан 2 студент куркынычсыз эксплуатация буенча теорияне бирә алмады, 2 студент йөртеп карау күнекмәләрен өйрәнеп җитмәгән булып чыкты. Машина йөртү буенча имтиханнар тракторларда, Беларус-1221.2, ДТ-75М транспортында узды. Кабат имтихан 2021 елның 27 февраленә билгеләнде. Якын арада имтиханнарны уңышлы тапшыручыларга «В, С, Е» категорияләре ачылган тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International