Теләче муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2021 елның 25 гыйнварында, алдагы көннәрдә явып узган карлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән уңай һава шартларында, Теләче районының Баландыш, Олы Мишә һәм Олы Нырсы авыл җирлекләре территорияләрендә дәүләт техник күзәтчелек органнарына караган техникаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча чираттагы рейд үткәрелде. Рейд барышында 11 берәмлек техника тикшерелде, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы санкциясенә туры килә торган 2 хокук бозу очрагы ачыкланды. 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International