«Снегоход-2021» профилактика операциясенә бәйле боерык нигезендә Алексеевск районында узган атнада 42 кар чанасы (снегоход) тикшерелде. Рейдлар Кама елгасы яры буенда һәм Аккош, Сакон, Аккош авылларында үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәсендә 9.3 статья буенча 2 хокук бозу очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләр өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә карарлар чыгарылды һәм штрафлар билгеләнде. Төп бозу очраклары: кар чанасын техник карау узмдырмыйча эксплуатацияләү. «Снегоход-2021» операциясе дәвам итә.
Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.