21 гыйнвар көнне, эш графигы нигезендә «Зеленодольск механика көллите» ДАҺББУ базасында «А1, В, С, Д, Е» категориясе буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алуга имтиханнар узды. Имтихан бирергә тиешле 21 студент арасыннан имтиханга 17 студент килде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 11 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Имтиханны яңадан җиде көннән соң биреп карау мөмкин булачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.