Бүген Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Укыту-методика үзәгендә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе – 2020 елда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге һәм 2021 елга планнары турындагы мәсьәлә булды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов һәм финанслау, бухгалтерлык исәбе бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече Алсу Потапова катнашты.