Мамадыш районында «Снегоход» операциясе

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Снегоход-2021» операциясе башланды. Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлеге, башка күзәтчелек һәм хокук саклау органнары белән берлектә, 2021 елның 15 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр район һәм республика территориясендә юлсыз урыннардан йөри торган моточаралар торышын тикшереп тору буенча профилактик операция уздыра.

Әлеге операция күрсәткәнчә, мондый төр транспорт хуҗалары «корыч ат»ның техник куркынычсызлыгына һәм хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә һәрвакыт җаваплы карамыйлар. Еш кына кар чаналарын йөртүчеләр, тракторчы-машинист таныклыгы булмаган килеш, әлеге транспорт чаралары белән идарә итә.

Шуңа күрә кар машиналары хуҗаларына мототранспорт чарасын теркәү, техник тикшерү уздыру һәм тракторчы-машинист таныклыклары алу тәртибен тагын бер кат искәртергә кирәк дип саныйбыз. 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чараларын һәм үзйөрешле техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу турында» 1994 елның 12 августындагы 938 номерлы карары нигезендә, кар машиналарының хуҗалары аларны сатып алганнан соң 10 тәүлек эчендә дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәргә тиеш.

Гамәлдәге закон таләпләрен бозган өчен гражданнарга – 1,5-2 мең сум, вазыйфаи затларга – 2-3,5 мең сум, юридик затларга 5-10 мең сум күләмендә штраф салына.

Техниканы теркәгәннән соң һәр елны техник карау узарга кирәк.

Кар чанасы белән идарә итү өчен «АІ» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы кирәк.

«АІ» категориясе таныклыгын алу өчен тиешле категориядәге белем бирү эшчәнлеген алып бару хокукына лицензиясе булган уку йортларында укып, тиешле квалификация имтиханнарын тапшырырга мөмкин.

Имтиханнар кабул итү һәм тракторчы-машинист таныклыклары бирү белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең уку йорты урнашкан урын буенча бүлекләре шөгыльләнә.

Кар машиналарына, мотовездеходларга һәм юлсыз урыннардан йөри торган башка машиналарга, шулай ук тракторчы-машинист таныклыгы алуга кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлеге Мамадыш шәһәре, Толстой урамы, 23 нче йорт адресы буенча урнашкан. Телефон: 8(85563)3-35-89

Илнур Сафин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International