25 гыйнвар көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә Тәтеш муниципаль районы активы киңәшмәсе узды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең 2020 елдагы эше турында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы Балантаев Сергей Анатольевич хәбәр итте. Шулай ук 2021 елда техник карап чыгуны үткәрү тәртибе һәм эзлеклелеге турында да фикер алыштылар. Рәмис Хатыйпович эксплуатация барышында үзйөрешле техникага контрольне катгыйландырырга тәкъдим итте. Авыл җирлекләре башлыкларының игътибарын район җирлекләрендә техник караулар үткәргәндә ярдәм күрсәтүгә юнәлтте.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.