Чаллы шәһәрендә һәм Тукай муниципаль районында административ хокук бозуларны кисәтү буенча рейдлар узды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге тарафыннан Чаллы шәһәрендә һәм Тукай муниципаль районында административ хокук бозуларны кисәтү буенча рейд оештырылды.  Рейд барышында 14 берәмлек техника тикшерелде, шуларның 1 берәмлеге хокук бозып файдаланыла иде. Ачыкланган хокук бозу очраклары буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. нигезендә 1 беркетмә төзелде һәм штраф билгеләнде.

М.Р. Әхмәтшин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International