ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 10 мартында ТР Питрәч районының «ДОСААФ» дәүләт берләшмәсендә Питрәч муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан А1 категориясе буенча мототранспорт чараларын йөртүче хокукына имтиханнар уздырылды.

10 мартта Сарман муниципаль районында хезмәт сагы һәм техника куркынычсызлыгы буенча баш инженерлар, инженерлар, автомашиналарны, тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүгә җаваплы вазыйфаи затлар белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм район агрофирмаларында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга ел саен уздырыла торган техник карау үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.

Расланган график нигезендә Чистай муниципаль районында 2021 елның 3-10 март көннәрендә агросәнәгать комплексында, «Закамье-Агро» ҖЧҖ, «Родник» ҖЧҖ, «Луч» ҖЧҖ, «Г.И.Госманов исемендәге ШАХТ» ДАҺБУ, «Чистай-агро» ҖЧҖ, «Чистопольская» АФ ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырылды.

2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы Хезмәт сагы һәм эш шартлары буенча координация советының (алга таба – Координация советы) чираттагы утырышы булды.


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегендә гражданнарны шәхсән кабул итте.

2021 елның 5 мартында «ТАТАВТОДОР» АҖнең Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды.

Ел саен «Татавтодор» ААҖнең Шәһәр яны филиалы базасында юл хәрәкәте иминлеге һәм куркынычсызлык техникасы буенча машина йөртүчеләр һәм тракторчы-машинистлар белән укулар үткәрелә.

2021 елның 4 март көнендә «Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында В, С, Д, Е категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды.


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең «Снегоход» операциясен озайту турында»us боерыгы нигезендә, Лениногорск районы lәүләт техник күзәтчелек хезмәте әлеге төр транспортны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау һәм теркәү буенча рейдлар үткәрә.


5
март, 2021 ел
җомга

2021 елның 4 мартында «Диаз» өйрәнү-җитештерү предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте автомәктәбе базасында «AI» категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International