«Хосусый зат» профилактика операциясе кысаларында уртак рейдлар уза

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Законнардагы таләпләр нигезендә һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында үзйөрешле машиналарны файдалануга күзәтчелек итү уңаеннан 2021 елның 22 сентябрендә Арча районында «Хосусый зат» профилактика операциясе буенча, районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, рейд үткәрелде.   

Рейд барышында 14 берәмлек трактор һәм тагылма тикшерелде. Рейд барышында транспорт чарасы белән тракторчы-машинист таныклыгыннан башка идарә итү, билгеләнгән тәртиптә теркәлмәү, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу, техник җитешсезлекләр һәм ОСАГО полисыннан башка идарә итү очраклары ачыкланды.

Ачыкланган бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 12.37 ст. 2 өлеше буенча 5 беркетмә төзелде.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International