Ютазы муниципаль районында чәчү, туфрак эшкәртү һәм урып-җыю машиналарын саклауга куюны контрольдә тоту эшләре дәвам итә, әлеге эш техниканы кулланган вакытында тикшерү белән берлектә алып барыла. Тикшерү барышында машина-трактор парклары территориясендә тәртип урнаштыруга, катлаулы техниканы дефектлауга, авыл хуҗалыгы машиналарын һәм остаханәләрне кышкы сезонга әзерләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Быелның 22 сентябрендә Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы районы бүлеге тарафыннан, Авыл хуҗалыгы идарәсенең ПМО бүлеге белән берлектә, «Каракашлы» ҖЧҖ, «Таң» ҖЧҖ, Нәбиуллин И.М. КФХ хуҗалыкларында да шундый ук эшләр башкарылды. Хуҗалыкларны карау барышында техниканы кышка саклауга кую, агрегатларны ремонтлау һәм киләсе сезондагы кыр эшләренә әзерләү буенч киңәшләр һәм консультацияләр бирелде.
Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.