2021 елга эш планы нигезендә, хокук бозуларны профилактикалау, үзйөрешле машиналар-тракторлар, юл-төзелеш техникасы, үзйөрешле машиналарга тагылмалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары санын киметү, шулай ук әлеге категориядәге транспорт чараларының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү нәтиҗәлелеген арттыру максатларында чаралар күрелә. 2021 елның 6 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Бөгелмә районында, Азнакай районының баш дәүләт инженер-инспекторы Илназ Фазыл улы белән берлектә, «Хосусый зат» профилактик операциясе үткәрелә. Техниканың дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыклары, техник карау уздыру турындагы таныклык, ОСАГО полисы, дәүләт теркәү билгеләре булу-булмавы һәм аларны дөрес урынга беркетү очраклары тикшерелә.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.