Чаралар планы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 2 сентябрендәге 01-05/222пр номерлы боерыгы нигезендә республикада «Хосусый зат» операциясе дәвам итә. 21 сентябрьдә Лаеш муниципаль районы территориясендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе бүлеге белән берлектә чираттагы «Хосусый зат» операциясе уздырылды. Тикшерү барышында 10 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Техниканы тикшергәндә тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрүгә, машина йөртү таныклыгына һәм үзйөрешле машинаның техник торышына аерым игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча өч карар төзелде.
Радик Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.