2021 елның 22 сентябрендә «Хосусый зат» профилактика операциясе кысаларында Биектау муниципаль районында, юл-пост хезмәте бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә, тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны ачыклау буенча рейд үткәрелде. 12 берәмлек трактор һәм тагылма тикшерелде, 9.3 ст. буенча 3 беркетмә төзелде: техник карауны узмаган тракторчы-машинист таныклыгы булмау һәм тышкы ут приборларының билгеләнгән тәртиптә эшләмәү очраклары ачыкланды.
Рәшит Гарипов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.