2021 елның 17 декабрендә Арча муниципаль районы администрациясенең зур залында Арча районы фермерларының йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды. Анда Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов катнашты.
15 декабрьдә Нурлат муниципаль районында АСК җитәкчеләре һәм кече хуҗалыклар җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
Бүген, 2021 елның 17 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегендә гражданнарны кабул итте.
15 декабрьдә Базарлы Матак авылында Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте филиалында, эш графигы нигезендә, «В, С, Д, Е, F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды. Сынау тапшырырга тиешле 20 студент арасыннан имтиханга 19 килде һәм кертелде.
8-13 декабрь көннәрендә, расланган график буенча, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган дәүләт техник күзәтчелеген башкару өчен, Сарман муниципаль районының Ләке, Югары Чыршылы, Мортыштамак, Сарман, Иске Имән, Шәрләрәмә авыл җирлекләре башкарма комитетлары техникаларын тикшерүгә тәкъдим иттеләр. Барлыгы 10 трактор һәм тагылма күрсәтелде.
11 декабрьдә «Багира» ҖЧҖдә, эш графигы нигезендә, Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «АI» категориясендә тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханнар узды.
10 декабрьдә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «П.В.Дементьев исемендәге КАТК» филиалында Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «В, С, Е» категориясендә авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алган студентлар арасында имтиханнар уздырылды.
Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Коммунсервис» МУП эшләр башкаручы оешмага карата Актаныш торак пунктын төзекләндерү эшләрен башкарганда үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүне оештыру мәсьәләләре буенча планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде.
2021 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 2021 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдиновны 55 яшьлек туган көне белән котлады һәм аңа алга таба да нәтиҗәле эш теләде.