«Багира» ҖЧҖдә «АI» категориясенә имтиханнар узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

11 декабрьдә «Багира» ҖЧҖдә, эш графигы нигезендә, Кама Тамагы урта мәктәбе базасында «АI» категориясендә тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен имтиханнар узды. Сынау тапшырырга тиешле 17 студент арасыннан имтиханга 12се килде һәм кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны, укытуга карап, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак 12 студент беренче тапкырдан ук уңышлы ташрыды.

Кабат имтихан 7 көннән соң узачак.

Хәмит Гәйнуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International