15 декабрьдә Нурлат муниципаль районында АСК җитәкчеләре һәм кече хуҗалыклар җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультантлары, Нурлат районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе һәм Казан шәһәре белгечләре чакырылган иде. Семинарда ветеринария, хезмәтне саклау, техника паркының торышы кебек темалар күтәрелде. Шунда ук Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Фирая Әхмәтҗанова доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәнең пленар өлеше «Нурлат сөте» ҖЧҖ АСК базасында, Иске Чаллы авылы клубында узды. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Д.Ю. Кудряшов хуҗалыкларда һәм КФХларда үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны эксплуатацияләү, техникага техник тикшерү уздыру һәм исәптән төшерү буенча 11 айлык эш нәтиҗәләренә тукталды.
Д.Ю. Кудряшов – Нурлат муниципаль районының баш дәүләт инженер-инспекторы.