Питрәч муниципаль районының «П.В.Дементьев исемендәге КАТК» филиалында имтиханнар булып узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

10 декабрьдә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының «П.В.Дементьев исемендәге КАТК» филиалында Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «В, С, Е» категориясендә авыл хуҗалыгы эшчәнлегендә тракторчы-машинист һөнәре буенча белем алган студентлар арасында имтиханнар уздырылды.

32 укучыдан 5 студент теория өлешен тапшыра алмады һәм 4 студент  имтиханның гамәли өлешен тапшырмады. Кабат имтихан 7 көн узгач үткәреләчәк. Имтиханны уңышлы тапшырганнарга якын арада «В, С, Е» категориясен ачып, тракторчы-машинист таныклыклары биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International