2021 елның 17 декабрендә Арча муниципаль районы администрациясенең зур залында Арча районы фермерларының йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды. Анда Арча муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.М. Гатиятов катнашты.
Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г. Касыймов фермерларны АСК предприятиеләрендә техник тикшерү уздыру нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм алардан файдалану өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән дә таныштырып узды. 2021 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерде.
Г.Г. Касыймов – бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.