Сарман муниципаль районында үзйөрешле техникага техник тикшерү үткәрелде

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

8-13 декабрь көннәрендә, расланган график буенча, тракторларга һәм тагылмаларга ел саен уздырыла торган дәүләт техник күзәтчелеген башкару өчен, Сарман муниципаль районының Ләке, Югары Чыршылы, Мортыштамак, Сарман, Иске Имән, Шәрләрәмә авыл җирлекләре башкарма комитетлары техникаларын тикшерүгә тәкъдим иттеләр. Барлыгы 10 трактор һәм тагылма күрсәтелде. Техник тикшерү үткәргәндә руль идарәсе һәм тормоз системасы төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенә, шиннар торышына, тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән мәгълүматларга агрегат номерларының туры килүенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары, теркәү документлары булуына аерым игътибар бирелде.

Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар тикшерүне уңышлы уздылар.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International