Әлки муниципаль районында Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте базасында имтиханнар үткәрелде

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Базарлы Матак авылында Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте филиалында, эш графигы нигезендә, «В, С, Д, Е, F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгын алуга имтиханнар узды. Сынау тапшырырга тиешле 20 студент арасыннан имтиханга 19 килде һәм кертелде.

Имтиханның теоретик һәм практик өлешен тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачак 17 студент беренче тапкырдан ук уңышлы тапшырды.

Кабат имтихан 7 көннән соң узачак.

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International