«Коммунсервис» МУП карата планнан тыш тикшерү

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Актаныш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан «Коммунсервис» МУП эшләр башкаручы оешмага карата Актаныш торак пунктын төзекләндерү эшләрен башкарганда үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүне оештыру мәсьәләләре буенча планнан тыш күчмә тикшерү үткәрелде. Кечкенә төягеч машина белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозу фактлары, чыннан да, расланды. Җибәрелгән административ хокук бозулар буенча гаепле затлар 9.3 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук предприятиегә тротуарларны чистартуда кулланыла торган техниканы ком катнашмасын сибү өчен өстәмә җайланма белән комплектлау кирәклеге турында да күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International