1 июньдә Кайбыч муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елга язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге белгечләре катнашындагы комиссия районның 6 хуҗалыгында булды.
2022 елның 31 маенда, расланган график нигезендә, «НМИ» ҖЧҖендә тракторларга һәм төягечләргә техник карау уздырылды.
2022 елның 27 маенда «Профессионалъ» ҖЧҖ курсантлары «А1», «С», «Д» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен һөнәр буенча имтиханнар тапшырдылар.
Бу елның 26 маенда Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ терлек азыгы җыючы үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2022 елда азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның азык әзерләүгә әзерлеген кабул итү бәйгесен уздыру турында» 2022 елның 20 маендагы 144/2-Пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, 2022 елның 26 маенда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы белән берлектә Баулы районы агросәнәгать комплексы оешмаларының әзерлеген тикшерәләр.
Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
2022 елның 25 маенда Биектау районында «Татавтодор» АҖ карамагындагы юл-төзелеш техникасына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек үзйөрешле техника китерелде.
2022 елның 25 маенда, график нигезендә, Әгерҗе районының Көлегәш һәм Бима авылларында физик затлар тарафыннан теркәлгән үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
2022 елның 24 маенда «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе базасында «AI» категориясе буенча мототранспорт чаралары белән эш итү хокукына имтиханнар кабул ителде.