Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә комиссияләр утырышлары узды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә шулай ук Казан дәүләт аграр университетының Карьера үсеше һәм эшкә урнашуга ярдәм итү үзәге җитәкчесе Рамил Хафизов, «РИАН үзәге» ҖЧҖ директоры урынбасары Альберт Сәгъдиев, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе юристы Денис Никишин катнашты.

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет әгъзаларына фикер алышуга түбәндәге темалар тәкъдим ителде:

- 2022 елның 2 кварталы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын тикшереп тору;

- Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары сайтларында иҗтимагый советлар битләрен алып баруга иҗтимагый контрольлек буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе тәкъдимнәрен карау;

- иҗтимагый контрольлек буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең рәсми сайтында «Иҗтимагый совет» бүлеген алып бару. Урнаштырылган мәгълүматның актуальлеге.

Шулай ук Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге җитәкчесе вазыйфасына Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә бәйге комиссиясе утырышында да катнаштылар.

Бәйгедә 4 кандидат катнашты, алар бәйге чараларын үткәргәндә лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International