Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Татавтодор» АҖдә техник карау уздырылды

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

 2022 елның 25 маенда Биектау районында «Татавтодор» АҖ карамагындагы юл-төзелеш техникасына ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карауга 14 берәмлек үзйөрешле техника китерелде. Техник карап чыгу вакытында машиналарның техник торышына, теркәү документларына, тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгына, дәүләт теркәү билгесен беркетү урынына, номер агрегатларының күрсәтелгән теркәү документларына туры килүенә аерым игътибар бирелде. Барлык техника да билгеләнгән таләпләргә туры килә иде.

Рәшит Гарипов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International