«Профессионалъ» ҖЧҖ оешмасында имтихан

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

2022 елның 27 маенда «Профессионалъ» ҖЧҖ курсантлары «А1», «С», «Д» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен һөнәр буенча имтиханнар тапшырдылар. Сынау бирергә тиешле 22 кешенең 18 имтиханда катнашты, 16сы имтиханның кагыйдәләр өлешен уңышлы тапшырып, гамәли өлешенә кертелде, анысын да нәтиҗәле тапшырдылар. Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

Руслан Нәбиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International