2022 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Кайбыч муниципаль районы АСК оешмалары арасында конкурс узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

1 июньдә Кайбыч муниципаль районындагы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елга язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге  белгечләре катнашындагы комиссия районның 6 хуҗалыгында булды.     

Комиссия азык җыю комбайннарын, үзйөрешле, тагылма чапкычларны һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең башка техникасын карады. Карау барышында хуҗалыкның терлек азыгының торышы, сенаж-силос траншеяларының, машина-трактор паркының (МТП), техник хезмәт күрсәтү хезмәтләренең әзерлеге бәяләнде.

Терлек азыгы әзерләү барышында эштәге хезмәт дисциплинасын, куркынычсызлык техникасын һәм технология таләпләрен үтәүгә зур игътибар биреләчәк.

Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 100 балл системасы буенча бәяләде, район буенча уртача балл – 85. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Туган Як-Агро» ҖЧҖ алды, икенче урында – Җәләлиев И.Р. КФХ, өченче урында – «Родина» агрофирмасы» ҖЧҖ.   

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International