Бу елның 26 маенда Буа муниципаль районының «Авангард» ҖЧҖ терлек азыгы җыючы үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник карау уздырылды. Техник карау барышында визуаль-органолептик алым белән 10 берәмлек азык җыю техникасы тикшерелде. Азык җыю комбайннарын һәм үзйөрешле чапкычларны янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән комплектлауга аерым игътибар бирелде. Шулай ук механизаторларда «F» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга да җитди игътибар бирелде. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар техник карауны уңышлы үттеләр һәм алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт турында тиешле таныклыкны алачаклар.
Евгений Разбитнов – бүлек җитәкчесе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.