Сарман муниципаль районы гражданнарының шәхси милкендәге тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2022 елның 27 мае, җомга

Сарман муниципаль районында авыл җирлекләре буенча гражданнарның шәхси милкендәге тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник караулар уздырыла.

Чираттагы техник караулар Азалак, Карашай-Саклау, Александровка, Ләшәү-Тамак, Яңа Имән авыл җирлекләрендә узды. Техникага тикшерү уздырылганда руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры килү-килмәвенә игътибар бирелде.

Альберт Сәлахов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International