2022 елның 25 маенда, график нигезендә, Әгерҗе районының Көлегәш һәм Бима авылларында физик затлар тарафыннан теркәлгән үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында машиналарның күрсәтелгән документларга туры килүе, тракторчы-машинист таныклыкларының булуы һәм техник торышы тикшерелде. Күләгәш авылы халкы яхшы оешканлык күрсәтте.
Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.