Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча Дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясады.
2022 елның 7 июнендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов «АI, АII, В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.
2022 елның 6 июнендә «РиАл-Авто» ҖЧҖ оешмасында «А1», «В», «С», «Д», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды.
Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елның 6 июнендә Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗаларның тракторларына һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды, барлыгы 18 берәмлек техника күрсәтелде, 16 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды.
Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов эш визиты белән Воронеж өлкәсендә.
3 июньдә Иске Чүриле авылындагы 2022 елгы азык әзерләү сезонына әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды.
3 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районының Сухрау авыл җирлегендә дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең дәүләт инженер-инспекторы Р.Ф.Нәбиев тарафыннан, 2022 елда үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздыру графигы нигезендә, физик затларга караган техникага тикшерү уздырылды.
Азык җыю техникасын һәм азыксаклагычларны терлек азыгы әзерләүгә әзерләүне тәэмин итү максатларында, агымдагы елның 2 июнендә АСК хуҗалыклары арасында Теләче районы территориясендә конкурс нигезендә кабул итү оештырылды.
2022 елның 2 июнендә Ютазы районында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның 2022 елгы азык әзерләүгә хәстәрлеге буенча конкурс-кабул итү булды.
2022 елның 03 июнендә «Түбән Кама агросәнәгать көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе курсантлары «В», «С», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан тапшырдылар.