Техник карау уздыруның расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлеге тарафыннан 2022 елның 6 июнендә Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗаларның тракторларына һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды, барлыгы 18 берәмлек техника күрсәтелде, 16 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды.
Техник карау нәтиҗәләре буенча анализ ясалды. Шулай ук авыл хуҗалыгы агрегатлары белән тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, техниканы караңгы вакытта эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.