Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча Дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмә Воронеж өлкәсендә Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин катнашында уза.
Радик Зыятдинов үз докладын Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең төп эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан башлады. Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән үзйөрешле техника һәм аттракционнар, гамәлдәге таныклыклар һәм ел саен үткәрелә торган техник караулар турында күпсанлы мәгълүматлар китерде.
Радик Зыятдинов Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында төбәк коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты.
«Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан күрсәтелә торган 3 дәүләт хезмәте электрон рәвешкә күчерелде. Теркәлү һәм үзйөрешле техниканы исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыклары бирү, үзйөрешле машиналарга техник карау уздыру өчен гариза бирергә мөмкин, – дип хәбәр итте Радик Зыятдинов.
Ул шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең салым инспекциясе, Суд приставлары федераль хезмәте, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән «Гостехнадзор Эксперт» АМС ярдәмендә хезмәттәшлек итүе турында да сөйләде.