Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов эш визиты белән Воронеж өлкәсендә. Сәфәрнең төп максаты – дәүләт техник күзәтчелек органнары хезмәткәрләренең 2022 елның 6-10 июнендә уза торган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашу. Уздырыла торган семинар-киңәшмәсенең темасы – «Дәүләт техник күзәтчелек органнарында цифрлы трансформация».
Семинар-киңәшмә эшендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт техник күзәтчелек инспекцияләре җитәкчеләре, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре катнаша.
Семинар-киңәшмәнең тантаналы өлешендә сәламләү сүзе белән Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Андрей Рәзин, Воронеж өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктор Логвинов чыгыш ясады.
Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Павел Бурак чыгышы Россия Федерациясе АСКның техник сәясәтен гамәлгә ашыруда дәүләт техник күзәтчелек органнары роленә багышланган иде.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдиновның «Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә цифрлы трансформация» темасына чыгышы планлаштырыла.