3 июньдә Иске Чүриле авылындагы «Возрождение» а/ф ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе – ТР Баш дәүләт ветеринария инспекторы А.Г. Хисаметдинов, Арча районы администрациясе башлыгы И.Г.Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча җитәкчесе Г.Г.Касыймов һәм Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашында 2022 елгы азык әзерләү сезонына әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча инспекторы Габделхак Касыймов семинарда катнашучыларны азык әзерләү эшләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, куркынычсызлык техникасын үтәү таләпләре белән таныштырды. Шулай ук транспорт чараларының техник торышы һәм эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затларның административ һәм җинаять җаваплылыгы белән дә таныштырды. 2021 һәм 2022 елда Татарстан Республикасы буенча транспорт катнашында булган юл һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары буенча мисаллар китерелде. Азык җыю комбайннарына техник карау уздырылды.
Г.Г.Касыймов – Арча муниципаль районы бүлеге җитәкчесе – баш дәүләт инженер-инспекторы.